Уважаемый МУФТИЙ!
Поздравляю Вас с наступлением праздник УРАЗА-БАЙРАМ (ИД АЛЬ-ФИТР), знаменующего окончание Священного месяца Рамадан.
Месяц духовного обновления и совершенствования завершается долгожданным и радостным праздником для последователей Ислама во всем мире. Российские мусульмане, опираясь на богатые исторические, культурные и религиозные традиции, широко отмечают это знаменательное событие – как в своих общинах, так и в кругу родных и близких. Мусульманские организации активно участвуют в жизни России. Укрепляется их взаимодействие с государственными общественными структурами, развивается межконфессиональный диалог, уделяется большое внимание благотворительным и просветительским инициативам. Заслуживает уважения и принципиальная позиция мусульманского духовенства, которое твердо противостоит попыткам разного рода экстремистов, извратить ценности Ислама, посеять семена вражды и нетерпимости. Сегодня мы все являемся свидетелями того, как полнокровно живет мусульманская община России: возводятся мечети, создаются университеты и медресе, осуществляется реформа исламского образования, совершенствуется организация паломничества мусульман к святым местам. Такая плодотворная, многогранная деятельность получает поддержку всего общества, способствует сохранению гражданского мира и согласия в стране. Желаю Вам, Вашим родным и близким, всем прихожанам здоровья и благополучия.
Премьер-министр РФ - Владимир Владимирович Путин
Хөрмәтле Илдус хәзрәт!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне һәм барлык мөселман кардәшләребезнеУраза бәйрәме – Гайдел Фитыр белән ихлас күңелдән котлыйм. Изге Рмазан ае мөэмин мөселманнарның тәнен генә түгел, җанын һәм рухын да пакьләде. Күркәм гореф-гадәтләребезнең, милли йолаларыбызның, халыклар арасындагы дуслыкның кадерен арттырды.
Бүген җәмгыятебезнең төп өлешен тарихи-мәдәни үткәненә тугрылыклы, рухи үсешкә омтылган һәм яшәү мәгънәсенең тәмен белгән кешеләр тәшкил итә. Савыктыру эшендә киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын.
Бөтен дөньяда милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык үрнәге булып танылуында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең өлеше аеруча зур. Сезгә һәм барлык иманлы бәндәләргә саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм изге-имин гомерләр телим.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе – Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин
Хөрмәтле Илдус хәзрәт!
Сезне һәм Татарстанның Ислам дине әһелләрен Ураза бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Дөньяның барча мөселманнары рухи камилләшү юлында үз бердәмлекләрен аеруча ачык тойган чор – ураза һәм тәкъвалык вакыты – Изге Рамазан ае әлеге күркәм бәйрәм белән тәмамлана. Кешеләр һәм җәмгыять хакына изге гамәлләрегез ихлас иман, югары әхлак идеалларына омтылу һәм Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән башкарылса иде. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм игелекле рухи миссиягезне үтәүдә зур уңышлар телим. Республикабыз мөселман өммәте тынычлык сөю, киң күңеллелек һәм миһербанлылык, югары гуманистик идеалларга тугрылыкның лаеклы үрнәге булыр дип ышанам.
Татарстан Рсепубликасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов