«Изгнанный из рая»
30 января 2015 года в 14.00 в Литературном музее Габдуллы Тукая пройдет вечер под названием «Изгнанный из рая», посвященный 140-летию со дня рождения богослова, общественного и политического деятеля Мусы Бигиева.
Музей Г. Тукая привлекает своих посетителей разнообразной деятельностью. Кроме экскурсий, посетителям предлагаются литературно-музыкальные вечера, детские музейные праздники, открытие выставок известных художников. Мероприятия, посвященные современникам великого татарского поэта, занимают особое место в деятельности литературного музея. Очередной вечер посвящен известному богослову, общественному деятелю Мусе Бигиеву.
Муса Бигиев (1875 — 1949) — одна из самых ярких и неординарных фигур татарской богословской мысли. Он был выдающимся мусульманским теологом, интеллектуалом. Он проявил себя во многих областях общественной жизни. Муса Бигиев обучался в Истамбуле, Египте, Хиджазе, Индии, Сирии. Умер в эмиграции. На родине его имя стало возвращаться на страницы татарских изданий только с началом перестройки и гласности. Между тем, Бигеев был автором 120 богословских трудов, перевода Корана на татарский язык, был публицистом и одним из лидеров общественного движения среди мусульман.
Весной 1912 года Г. Тукай по приглашению Мусы Бигиева приезжает в Петербург. Несколько дней прожил поэт у Бигиева, они вели долгие беседы о судьбе татарских газет и татарского народа. Хотя мнения были противоречивыми, эти беседы духовно обоготили обоих мыслителей. В постоянной экспозиции Литературного музея Г. Тукая представлены фотографии М. Бигиева, его родственников и его книга «Правилаюриспруденции».
На вечер приглашены известные ученые, литератураведы, деятели искусства. Также будут представлены книги и документы, принадлежавшие Мусе Бигиеву из фондов Национального музея Республики Татарстан.
Литературный музей Г. Тукая: 293-17-66
РИО-пресс-служба НМ РТ: 292-32-18
«Җәннәттән сөрелгән»
30 гыйнвар 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай һәм аның даирәсе» циклыннан «Җәннәттән сөрелгән» дип исемләнгән, күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан кичә оештырыла.
Халык шагыйре Г. Тукайның әдәби музее үзенең күпкырлы чаралары белән әдәбият сөючеләрне, тарих белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итә. Күп төрле чаралар арасында Габдулла Тукай даирәсенә багышланганнары аеруча популяр.
Муса Бигиев (1875–1949) — каршылыклы чорда яшәсә дә күпкырлы белем алырга омтылган бай эрудицияле, югары зәвыклы галим. Ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Истанбул уку йортларында белем эстәү аның дөньяга карашын киңәйтә, ә Петербург университетында уку аны юридидик яктан белемле итә. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Революция елларында дин әһелләрен кысырыклау башлангач кулъязмаларын яшерен рәвештә Германиягә озата. Ислам милләтендә дини, әдәби, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне үз эченә алган әсәр Г. Исхакый мөхәррирлегендә 1923 елда Берлинда, «Исламият әлифбасы» исеме белән басылып чыга. Галим тормышының соңгы еллары Мисырның Каһирә шәһәрендә үтә.
Татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай белән Петербург мулласы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевнең аралашуы 1912 елда була. Г. Тукай аның чакыруы буенча Петербург каласына бара. Биредә М.Бигиев өендә урнаша. Үзара аз гына гомер аралашып калсалар да, алар ил тормышы, дин һәм әдәбият язмышы турында гәп коралар, бәхәсләшәләр. Бу аралашу, әлбәттә, һәр ике олпат шәхесне дә рухи яктан баета. Г. Тукай әдәби музеенең даими экспозициясендә дә М. Бигиевнең фотосын, шулай ук Мәрьям һәм Гөлсем Бигиеваларның рәсемен, аның хокук белеменә багышланган китабын күрергә мөмкин.
Кичәдә галимнең милли музей фондларында сакланган китаплары, документлары күрсәтеләчәк. Киң җәмәгатьчелек алдында күренекле дин һәм әдәбият галимнәре, сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак.
Г. Тукай әдәби музее: 293-17-66