В рамках торжественных мероприятий, посвященных 125-летию великого татарского поэта Габдуллы Тукая, 18 марта в 14.00 в Литературном музее Г.Тукая пройдет музыкально-поэтический вечер "Поэзия без границ”. Вечер приурочен к Всемирному дню поэзии.
Всемирный день поэзии был учрежден на 30-й сессии генеральной ассамблеи ЮНЕСКО, состоявшейся в Париже в 1999 году. Первый день поэзии 21 марта 2000 года прошел в штаб-квартире ЮНЕСКО в Париже.
Людям всего мира свойственны общие чувства, эмоции и язык общения не преграда в понимании друг друга. Через поэзию различных народов происходит некий диалог культур.
Поэтическое наследие Татарстана безгранично богато: К.Гали, М.Колый, Кандалый, Тукай, Дардеменд, Х. Такташ, Х. Туфан, С.Хаким, И. Юзеев, Р.Харис, М.Агълам, Зульфат и другие.
На празднике поэзии выступят: Р. Харис, Ф.Тарханова, И. Иксанова, Л.Газизова, Р.Аймет, Н.Ишмухамметов, Л. Шакирджанова.
«Шигърияткә чикләр юк»
18 мартта 14.00 сәгатьтә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда
Бөтендөнья шигърияте көне уңаеннан шигъри-музыкаль кичә була.
Ул «Шигърияткә чикләр юк» дип атала. Музейда беренче тапкыр
уздырылучы әлеге чара Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңае белән
билгеләп үтелә.
1999 елда ЮНЕСКО генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә һәр
елның 21 мартын Бөтендөнья поэзия көне итеп билгеләп үтү турында карар
чыгарыла. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның
Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза.
Татар шигъриятенең тарихы бик бай һәм ул ерак үткәннәргә барып
тоташа. К.Гали, М.Колый, Кандалыйлар исеме белән күтәрелгән татар
поэзиясен Тукай, Дәрдемәнд, Һ. Такташ, Х. Туфан, С.Хәким, И. Юзеев,
Р.Харис, М.Әгъләм, Зөлфәт һәм башка бик күп талантлы сүз осталары
дәвам итте. Татар шигъриятен күп санлы тамашачыларга таныту һәм аны
пропагандалау Тукай музееның олы бурычы.
Шигъри-музыкаль кичәдә шагыйрь, Г.Тукай бүләге иясе Р. Харис,
шагыйрәләр - Г.Исхакый исемендәге бүләк иясе Ф.Тарханова, Һ.Такташ
исемендәге бүләк иясе И. Иксанова, Г.Р.Державин исемендәге Бөтенроссия
бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм сәнгатьчә
тәрҗемә секциясе җитәкчесе Л.Газизова, шагыйрь Р.Аймәт, тәрҗемәче
Н.Ишмөхәммәтов, Татарстанның атказанган артисткасы Л. Шакирҗанова
катнаша. Татар әдәбиятының куанычлары, яшь шагыйрьләр - Л. Янсуар,
Й.Миңнуллина, Р. Мөхәммәтшин да бу кичәнең кунаклары булачак.
Шигърият бәйрәмендә чакырылган кунакларның үз әсәрләре белән беррәттән,
В.Высоцкий, А. Ахматова, М.Цветаева, Р.Гамзатов шигырьләре дә татар
телендә яңгыраячак. Шулай ук 13 нче музыка мәктәбенең кыллы квартеты
татар, рус композиторларының әсәрләрен башкарачак.
Г. Тукайның әдәби музее: 293-17-66, 293-17-50 ТР
Милли музейның редакция-нәшрият бүлеге: 292-32-18
httр://www.tatar.museum.ru