10 ноября 2010 года в 14.00 в Национальном музее РТ состоится очередное заседание клуба «Современник», который существует при музее с 2004 года. Его цель – знакомство с нашими современниками, которые являются участниками знаковых событий ХХ-ХХI веков, в чьих судьбах нашли отражение отдельные вехи истории страны и республики.
Героем заседания клуба станет Фанис Яруллин, народный поэт Республики Татарстан, кавалер ордена «Дружба народов», лауреат Государственных премий РТ им. Г. Тукая и М. Джалиля, заслуженный работник культуры ТАССР.
Фанис Гатауллович Яруллин – человек удивительной судьбы. Его часто сравнивают с писателем Николаем Островским, широко известным своим романом «Как закалялась сталь». Из 72 лет жизни Яруллина более 50 он прикован к постели. Преодолевая боль, сомнения, он стал писать, заочно окончил университет. Год за годом поистине создавал себя сам, превращаясь из сельского паренька в личность, поражающую своим умом, терпением и оптимизмом. Об этом свидетельствуют уже название его первого поэтического сборника «Я люблю жизнь», сказки, которые он пишет для детей, слова стихов, положенные на музыку.
Неоднократно жизненный путь и творчество Фаниса Яруллина становились объектом показа на музейных выставках и в экспозициях. В августе этого года в деревне Кзыл-Яр Бавлинского района РТ открылся Гуманитарный центр-музей «Преодоление», носящий имя Ф.Г. Яруллина. Он уникален тем, что создан при деятельном участии Фаниса Гатаулловича.
Участниками заседания клуба станут сам Фанис Яруллин, его близкие и друзья. О творческом пути поэта, встречах с ним на разных этапах жизни расскажут С.Г. Хакимова, доцент КГГПУ, чья кандидатская диссертация посвящена жизни и творчеству Ф. Яруллина; Р.Ф. Абубакиров, глава Альметьевского муниципального района; земляки – Р.Г. Хамидуллин, заместитель руководителя исполкома Бавлинского муниципального района и М.А. Гилязова, заведующая Гуманитарным центром-музеем «Преодоление» им. Ф.Г. Яруллина; представители творческих профессий – И.М. Ибрагимов, председатель правления Союза писателей РТ и З.Ф. Гимаев, председатель правления Союза художников РТ и др.
В исполнении победителей республиканского конкурса «Дулкыннар – 2009», учащихся русско-татарской школы № 103 и татарской гимназии № 2 им. Ш. Марджани прозвучат стихи и песни на слова поэта. Гости клуба познакомятся с выставкой из фондов музея, посвященной творчеству Фаниса Яруллина.
Отдел истории и культуры Татарстана НМ РТ – 292-01-20
«Мин тормышны яратам»
2010 елның 10 ноябрендә 14.00да Татарстан Республикасы Милли музеенда «Мин тормышны яратам» дигән «Замандаш» клубының чираттагы утырышы узачак.
«Замандаш» клубы Милли музейда 2004 елдан эшләп килә. Монда XX-XXI гасыр вакыйгаларының шаһиты булган шәхесләр замандашлары белән күрешеп төрле очрашулар үткәрелә.
Чираттагы утырыш Татарстанның халык язучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм М. Җәлил исемендәге Республика бүләге иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына багышлана.
Фәнис Гатауллович Яруллин – сикәлтәле тормыш юлын үткән гаҗәеп язмышлы кеше. Еш кына аны «Корыч ничек чыныкты» исемле популяр роман язучысы Николай Островский белән чагыштыралар.
Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн булып имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, КДУның тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басыла. Яшь авторның иҗади үсешенә шулай ук республиканың әдәби җәмәгатьчелеге, тәҗрибәле язучылар, журналистлар да ярдәм итә.
Язучы, һәрдаим үз өстендә эшләп, гап-гади авыл малаеннан үзенең сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхескә әйләнә. 1964 елда дөнья күргән беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы моңа дәлил булып тора.
Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты – музей күргәзмәләренең һәм экспозицияләренең төп күрсәтү объекты. Быел август аенда да Баулы районының Кызылъяр авылында Ф. Яруллин исемендәге «Преодоление» Гуманитар үзәк-музей ачылды. Әлеге музей язучының катнашы белән оеша.
Утырышта катнаша – Фәнис Яруллин, аның каләмдәшләре, якыннары һәм иҗатташ дуслары. Клубның кунаклары – филология фәннәре кандидаты, КДГПУ доценты С.Г. Хәкимова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы
Р.Ф. Әбүбәкиров, язучының якташлары – Баулы муниципаль районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Р.Г. Хәмидуллин һәм Ф.Г. Яруллин исемендәге «Преодоление» Гуманитар үзәк-музей мөдире урынбасары М.А. Гыйләҗева;
ТР Язучылар берлеге рәисе И.М. Ибраһимов; РТ Рәссамнар берлеге рәисе
З.Ф. Гыймаев һәм башкалар.
Кичәдә «Дулкыннар – 2009» республика конкурсында җиңүче, 103нче рус-татар мәктәбе һәм Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе укучылары башкаруында Ф. Яруллин сүзләренә язылган җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак. Шулай ук клуб кунакларын язучының иҗатына багышланган Милли музей фондларыннан махсус күргәзмә белән танышу көтә.
ТР Милли музееның Татарстан тарихы һәм мәдәнияте бүлеге: 292-01-20
Редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге: 292-32-18