29 апрельдә 13 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Мәңге калыр алар дөньяда...» дип исемләнгән Г. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан әдәби кичә үткәрә.
Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең горурлык. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.
Нәкъ менә Г. Тукай иҗаты инде ничә еллар башкалар өчен илһам чыганагы булып тора. Кечкенә Мусада да шагыйрь булу теләге аның шигырьләрен укыгач туа. Оренбургта Хөсәения мәдрәсәсендә укып йөргән елларында Муса Җәлил бик теләп «Белек» китапханәсенә йөри, көн-төн шуннан чыкмый китаплар укый башлый. Китаплар кечкенә Мусаның туган авылына булган сагышын киметкән кебек булалар. Ул күңел биреп, ташка басылган һәрбер хәрефнең чынлыгына ышанып укый, аңа дөнья киңәеп киткән кебек була. Мусанаң туганнан туганы Мәрьям Сәйфетдинова үзенең истәлекләрендә: «Бервакыт Рәхимә абыстай белән Муса безгә бәби туена килделәр. Муса бездә кунарга калды. Шул төндә ул миңа сер итеп үзенең Тукай кебек шагыйрь булырга теләгәнен сөйләде...», – дип яза. Димәк, шагыйрь Муса Җәлилнең илһамчысы чын мәгънәсендә Г. Тукай булган.
Җәлилнең ике шигыре остазына – Г. Тукайга багышланган. Алар икесе дә 1923 елда, Г. Тукайның вафатына 10 ел тулу уңаеннан, язылганннар. Берсе – «Тукай каберендә», икенчесе – «Тукайны сагыну» дип атала. Бу вакытта Муса Җәлилгә нибары 17 яшь кенә. Шагыйрьгә багышланып язылганда әлеге әсәрләрендә шул яшьтәгеләргә хас самимилек ярылып ята.
1939 елны язучылар берлегендә рәис вазыйфасын башкарганда Җәлил татар әдәбиятының классик мирасын дөньяга чыгару эшенә зур әһәмият бирә. Габдулла Тукай әсәрләренең академик тулы басмасын чыгаруны ул кузгата. Шагыйрьнең исемен мәңгелештерү мәсьәләсен дә заманында Җәлил күтәрә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк Г. Тукайның «Сайланма әсәрләр»е Муса Җәлил редакциясендә 1938 елны ук басылып чыга, ә инде академик басманың беренче томы 1943 елны дөнья күрә.
Республикабызның Милли музее фондында шагыйрьнең үзе исән вакытта чыккан китаплары саклана. Очрашуда бу бәһәсез ядкарьләр турында Г. Тукайның Казандагы әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Әхмәтовна Медведева сөйлиячәк. Казан театр училищесы студентлары башкаруында Г. Тукайның шигырьләре яңгыраячак. Кичә 11 татар гимназиясе укучылары өчен үткәрелә.
Муса Җәлил музей-фатиры: 238-50-48
ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге –
матбугат үзәге: 292-32-18